Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Милли көрәш

Милләтебезнең йөзек кашы булган татар көрәше буыннан буынга тапшырылучы изге ядкарь. Татарча көрәш халкыбызны дөньяга танытыр өчен дә хезмәт итә.

Ә көрәшче ир-егетне бер күрүдән танып була. Батырдан кодрәт һәм горурлык бөркелеп тора.
Яшел Үзән көрәшчеләренең әледән-әле олы мәйданнар тотып, җиңү яулап кайтуы куандыра. Чөнки, безнең якта батырлар тәрбия ләрлек нигез, үрнәк һәм остазлар бар. Якташыбыз – 16нчы мәктәпнең IX сыйныф укучысы, шәһәр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 15 яшьлек көрәшче Ранил Галиевнең Мамадышта узган Татарстан чемпионатыннан зур җиңү – чемпион исемен яулап кайтуы турында әле генә яздык. Аннан соң бер атна да узмады, тагын җиңү: Ранил – Россия чемпионы. Казанда узган Россия күләмендәге ярышта аңа тиңнәр табылмады. Татарстан һәм Россия чемпионы Ранил Галиев һәм аның тренер-укытучысы, Рф спорт мас теры, ТР атказанган спорт остасы Илгиз Гайнуллин редакциябез кунагы булды.

– Сезне, бер-бер артлы ике зур җиңү белән чын күңелдән котлыйбыз! Бу чемпионатларның кайсысы авыр булды?
– Татарстанныкы, – ди Ранил.

–Анда бик көчле спортчылар катнаш ты. Россиянекендә дә сынатмаска, үземнең чемпион булуымны күрсәтергә, Татарстан данын якларга кирәк иде.
Ранил Галиев шушы җиңүләреннән соң спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәгән һәм ул Россия җыелма командасы составына кертелгән, 1 ел стипендия алып торачак. Хәзер дөнья чемпионатына әзерлек башлана.
– Ике ел элек 16нчы мәктәпкә барып, спорт мәктәбенә балаларны үзем җыйдым,– дип сөйли Илгиз Гайнуллин. – Башта бөтен класслары белән шөгыльләнергә килделәр. Тик шулардан икесе генә, иң түземлеләре генә калды. Берсе – Ранил, икенчесе – Тимур. Ранил максатчан һәм талантлы. Әмма чын көрәшче булыр өчен бик нык шөгыльләнергә, тырышырга кирәк.

Ранилгә тренерның да иң шәбе туры килгән. Мондый титуллы оста кулы астында иңгә-иң бару үзе бер бәхет. Ике ел эчендә шундый зур җиңүгә ирешүдә, әлбәттә, оста кулы нык сизелә.

– Чемпионатлар спортчыга мораль яктан да, физик яктан да авыр. Әмма ул ярышларда катнашып остара, – ди Илгиз Гайнуллин. – Яшьләрне спорт мәктәбенә чакырам. Бездә шөгыльләнү өчен бөтен шартлар бар. Дөньяга чыгу өчен спортка килергә кирәк.

Ранилгә киләчәктә тормыш һәм көрәш мәйданнарында гел өстен чыгарга, җиңүләрнең иң татлы мизгелләрен кичерергә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев