МИЛЛИ БАШ КИЕМНӘРЕ КҮРГӘЗМӘСЕ «Иң яхшы түбәтәй»
Яшел Үзән шәһәренең 17 номерлы "Күкчәчәк" (Василек) балалар бакчасында,“Иң яхшы түбәтәй” диеп исемләнгән, халкыбызның милли баш киемнәре күргәзмәсе узды.
Күргәзмәнең төп максаты – халык сәнгате аша балалар һәм әти-әниләрнең татар халык баш киеме түбәтәйгә карата кызыксыну уяту, эстетик тәрбия бирү.
Күргәзмәдә төрле халыкларның түбәтәйләре тәкъдим ителгән.
- “Иң яхшы түбәтәй” күргәзмәсен әзерләүдә безнең балалар, әти-әниләр теләп катнашты. Әниләребез балаларына гади генә түбәтәйләрне татар халык арнаментлары белән бизәп алып килде, - ди дүртенче группа тәрбиячесе Елена Владимировна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев