Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Милләтпәрвәрләр җыелган җирдә

Рамазан аенда район һәм шәһәребезнең барлык мәчетләре тагын да җанланды.

Иман йортларында уза торган ифтар мәҗлесләренә, тәравих намазларына килүчеләрнең саны елдан-ел арта һәм бу сөендерә дә, чөнки халык дингә тартыла, туган телен, белемен арттырырга омтыла.

Шәһәребезнең «Тарихи» мәчетендә Яшел Үзән районы татар халкының интеллигенциясе өчен ифтар узды. Мондый зур чара икенче тапкыр оештырыла. Авыз ачуда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Яшел Үзән бүлеге, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы әгъзалары, педагоглар, тәрбиячеләр, Татарстанның Диния нәзарәте вәкилләре, шулай ук мәртәбәле кунаклар катнашты. 

Рамазан – үзенчәлекле ай, ул ураза тоту белән бергә изгелекләр кыла торган чак һәм дә гомуми халыкара бергәлектә очрашып, берберебез белән догалар кылып, Аллаһ Тәгаләдән тормышыбызга уңышлар, хәерле нәтиҗәләр, бәхетле көннәр теләп үткәрә торган матур вакыт. Шуңа күрә, Рамазан аеныңизге сәгатьләрендә, догалар кабул була торган вакытта татар халкының интеллигенциясе белән очрашып, җылы аралашу мөһим иде. Балалар белән эш итүчеләр җилкәсенә зур хезмәт йөкләнгән. Һәрберсенең күңелләренә хидият нуры, мәрхәмәт орлыклары салып, яктан тәрбияләүдә үз өлешләрен кертүчеләргә рәхмәт, – дип ифтарны Яшел Үзән мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин башлап җибәрде.


Чыннан да, яшь буынга динебез, гореф-гадәтләребезне сөйләп, исләренә салып торсак, тел бетү куркынычы булмас. Бу эшне укытучылар һәм тәрбия- челәргә генә йөкләп калдыру да дөрес түгел, иң беренче тәрбия гаиләдән килә. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дип, юкка гына әйтмиләр.

– Әлеге ифтар мәҗлесе безнең матур традициягә әверелеп бара, менә Аллаһка шөкер, икенче ел шәһәребезнең «Тарихи» мәчетендә очрашабыз. Моның өчен без хәзрәтебезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Шулай ук, килгән кунакларга да рәхмәт, – дип фикерен җиткерде «Аккалфак» хатын-кызлар оешмасының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Гөлинә САТТАРОВА.

Хәләл, мул ризыклардан өстәлләр сыгылып торды. Әлеге табынн әзерләүче апаларга Аллаһның мең рәхмәте яусын. Биредә бик матур сүзләр, теләкләр ишетелде. Азан яңгырады.

– Залда зур бер эпоха ның милләт язмышын алга сөрүче бөек затлары утыра. Үз илен, телен, Татарстанын хөрмәт иткән милләттәшләр җыелган. Менә шушы очрашуны оештырган хәзрәтебезгә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ул үзенең бөтен көчен иҗтимагый оешмалар белән эшләүгә куя. Бирегә җыелган мөселман укытучылар, Арктика бозларын ярып баручы ледоколлар, озын фән учагын тартучы локомативлар, дин өлкәсендә дә маяк булып янып торучы шәхесләр. Сезгә карап сокланам, барчагызга да саулык, бәхетләр телим, зур рәхмәт, – дип, ихлас теләкләрен җиткерде РФ мәгариф отличнигы, ТР атказанган укытучысы Әлфия МИРХӘЙДӘРОВА.

Раббыбыз безгә янә изге Рамазан айларын күрергә насыйп итсә иде. Исәнлектә-саулыкта, иминлек һәм иманда изге айларда күрешүләр насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев