Микродулкынлы мичне еш кулланырга ярамый?
анда әзерләнгән ризык хәтер начараюга һәм игътибарсызлыкка, эмоцияләр тотрыксызлыгына һәм интеллект түбәнәюгә китерергә мөмкин;
хатын-кыз һәм ирләр гормоннарының эшләнешен боза яки туктата;
микродулкыннарның пешмәгән яшелчәләргә, бигрәк тә тамыр азыкларга йогынтысы, минераль кушымчаларда рак авыруларын китереп чыгара торган ирекле радикаллар барлыкка килергә ярдәм итә;
нурланыш ризык күзәнәкләренең җимерелүенә һәм бозылуына китерә. Микродулкынлы мич табигатьтә булмаган радиолитик дип аталучы яңа кушылмалар тудыра. Радиолитик кушылмалар, радиация нәтиҗәсе булган күзәнәкләр череген ясый;
сөт һәм бөртеклеләр кергән ризыклардагы кайсыбер аминокислоталар канцерогенга әверелә;
азыкны һәрвакыт мондый мичтә җылыту баш миенә озак дәвамлы даими зыян сала (электр импульсларында «кыска ялганыш»);
кеше организмы, микродулкыннар белән нурланудан барлыкка килгән билгесез продуктны үзләштерә алмый;
әлеге мичтән чыккан ризыкта минераллар, витаминнар һәм туклыклы матдәләр күләме кими яки алар кеше организмына файдасы булмаслык дәрәҗәдә үзгәрә;
андый ризыкны даими куллану, лимфада һәм кан сүлендәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә, система иммунодефицитына китерә.
Ашык-пошык ярымфабрикатлар җылытып, көн саен сәламәтлеккә зыян китергәнче, ризыкны мичтә әзерләп ашавың күпкә яхшырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев