Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Шорин истәлегенә багышланган марафонга чакырабыз

Иртәгә, 7 сентябрьдә, Яшел Үзәндә 9.00 сәгатьтә Михаил Шорин истәлегенә багышланган традицион марафон узачак. Спорт чарасы «Маяк» спорт комплексы базасында үтә.

Марафон кысасында өч яшь категориясендә дүрт дистанция ачыла: 34 яшькә кадәр, 35тән 49 яшькә чаклы, 50 яшьтән өлкәнрәкләр.
Ике чакрымлык дистанциядә теләге булган һәркем йөгерә ала. Старт 10.00 сәгатьтә бирелә. Ә аңа кадәр теркәлергә онытмагыз. 10 һәм 20 чак рымга да йөгерергә мөмкин. Ә инде 2 чакрым 195 м аралыкка 18 яшьтән өлкәнрәкләр генә кертелә. Алар өчен старт 9.15 сәгатьтә бирелә.


Марафонның бүләкләү фонды
370 000 сумнан артык. Иң озын дистанция – 42 чакрымны беренче килүче хатын-кыз һәм ир-атларга 50 мең сум бирелә. Ярышта катнашу өчен гаризалар 6 сентябрьнең 17 сәгатенә кадәр www.sport-zd.ru сайтында яки 8(8437)14-67-93 телефоны аша кабул ителә.
Шорин исемендәге марафонда район башлыгы Александр Тыгин да катнашачак. Ул нинди дистанцияне яуларга җыена? Килеп күрегез, алай гына да түгел, үзегезне дә йөгерергә чакырабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев