Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев яшел үзәнлеләрне Россия көне белән котлый!

Хөрмәтле Яшел Үзән районы халкы! Барыгызны да төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Россия көне белән котлыйм!

Ул үз Ватанын чын күңелдән яратучыларның барысын да - якты тарихы, зур потенциалы һәм искиткеч киләчәге булган илне берләштерә. Бары тик үткәннең мирасын саклап калып, Россияне көчле, бердәм һәм чәчәк атучы держава итү безнең көчебездә.

Хәзерге Россия - үз милли мәнфәгатьләре сагында нык торучы һәм елдан-ел куәтле держава статусын ныгытучы көчле һәм бәйсез дәүләт. Мондый күренек ле позицияләргә Россия, халкыбызның рухи көче һәм какшамас кыйммәтләре - бердәмлек һәм бәйсезлек, тынычлык һәм татулык формалашкан, дәүләтчелекне торгызуның катлаулы күп гасырлык юлын узып иреште.

Без – илебез мәдәниятенең һәм фәненең бөек казанышлары, Россия коралының җиңүләре, халыкларның иң авыр чорларда берләшүе белән горурлана алабыз. Соңгы елларда безнең ил динамик рәвештә үсә, халыкара аренада үз позицияләрен тагын да ныгыта һәм киләчәккә ышаныч белән бара.

Безнең район бөтен ил белән бердәм ритмда яши. Без, үз белемнәребезне һәм көчебезне район һәм Татарстан үсешенә биреп, бөек Россиянең аякка басуына ярдәм итәбез, чөнки илебезнең көче һәм абруе аның төбәкләренең һәм шәһәрләренең уңышларыннан һәм хезмәтләреннән туплана.
Хөрмәтле райондашлар! Бу бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, иминлек, хезмәтегездә уңышлар, төбәк һәм ил иминлеге хакына яңа казанышлар телим! Бу бәйрәм бездә Россия өчен горурлык хисе тудырсын, көч бирсен һәм безнең иҗади омтылышны ныгытсын!

Михаил Афанасьев, Яшел Үзән районы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев