Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев Яшел Үзән тарих-мәдәни мирас музее эше белән танышты

Музей 2005 елда Бөек Җиңүнең 60 еллыгына ачылган, әмма шәһәр һәм район тарихы буенча материал һәм экспонатлар җыю узган гасырның 70нче еллары башында ук башланган.

Фондта 15 меңнән артык экспонат санала: 19-20 гасырдагы Зөя өязенең метрик китаплар коллекциясе, Бөек Ватан сугышы вакытындагы документлар җыентыгы, орденнар һәм медальләр, нумизматика һәм бонистикалар, 19 гасыр ахыры 20 гасыр башындагы көнкүреш әйберләре. Хәзерге вакытта музейда 5 зал эшли. Моннан тыш, биредә төрле чаралар, мастер-класслар уза. Аларның берсен - үләннәрдән чәй ясау буенча район җитәкчесе өчен үткәрделәр. Шулай ук ул хезмәткәрләрне узган Халыкара музейлар көне белән котлады, дип хәбәр итә район Советының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X