Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев Яшел Үзән районы мәктәпләрен тәмамлаучыларны уку елы йомгаклану белән котлады

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

Менә уку елы ахырына якынлашты. Сезнең өчен ул, һичшиксез, үзенчәлекле булды. Мәктәп белән саубуллашу сәбәпле генә түгел, үзегезнең мәктәп тарихының финалында сез, язмыш ихтыяры белән, гадәти булмаган нокта куйдыгыз.

Онытмагыз, сез уникаль чыгарылыш! Сез Россия укучылары тарихында беренче тапкыр укуны онлайн режимында тәмамладыгыз. Һәм монда мин сезнең педагогларга аеруча рәхмәт белдерәм. Коронавирус пандемиясе шартларында үз эшләрен бик яхшы башкарып чыгып, алар өчен мөмкин булмаган бернәрсә дә юклыгын кабат исбатладылар.

Хәзер сезнең алда имтиханнар. Бу сынауны лаеклы узачагыгызга мин ышанам. Без, өлкәннәр, сезгә бары тик уңышлар телибез!

Кыю булыгыз! Хыялланырга курыкмагыз һәм бервакыт, хәтта иң кыю хыялларыгыз да, чынга ашачак!

Михаил Афанасьев, Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X