Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев Яшел Үзән муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясе утырышында катнашты

Яшел Үзәндә район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы узды.

Очрашу барышында район территориясендә наркотикларга бәйле хәлне анализлау, наркотик чараларның, психотроп матдәләрнең һәм аларның төрләренең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге мәсьәләләре каралды.

- Наркоманиягә каршы көрәшнең нигезе-профилактика. Безнең бурыч, хөрмәтле комиссия әгъзалары, балаларга һәм яшүсмерләргә бәла-казаларны булдырмау, аларны саклау, шәхси үсеш һәм камилләшү өчен барлык шартлар тудыру, - дип билгеләп үтте Михаил Павлович.

Башлангыч нәтиҗәләр ясалды, шулай ук яшьләр арасында наркотик матдәләр куллануга каршы көрәш буенча профилактик чаралар оештыру буенча эш планын билгеләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев