Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев Васильево бистәсендәге «Ихлас» мәчетендә булды

Вазихҗан хәзрәт район җитәкчесенә мәчетнең төзелү тарихын сөйләде - ул бистә үзәгендә 2009 елда калкып чыга.

Узган елда дин тотучыларга ишекләрен ачкан мәдрәсә бинасын күрсәтте.

-Бу искиткеч кеше! Монда булган бөтен нәрсә - Вазыйҗан хәзрәтнең казанышы. Мәчет күтәргән, мәдрәсә салдырган, бу урында һәрвакыт намаз яңгырый, дин тотучылар күп. Бу бик ихтирамга лаеклы эш, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев, ярдәм күрсәтергә вәгъдә итеп. - Дин әһелләре җиһазлар сатып алуга һәм дини чараларны оештыруга грантка гариза әзерләгәннәр.

Очрашу азагында Михаил Афанасьев Вазихҗан хәзрәтне Ураза бәйрәме белән котлады, аңа бер мичкә бал бүләк итте, сәламәтлек, рухи хезмәттә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев