Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев шәһәр күлендә куркынычсызлык чараларын көчәйтергә кушты⠀

Узган җомгада Яшел Үзән шәһәр күлендә яшүсмер батып үлгән бәхетсезлек очрагы турында җирле социаль челтәрләрдә фикер алыштылар.

Шәһәр халкы ике лагерьга бүленгән, анда берәүләр күлне, һичшиксез, койма белән уратып алырга кирәк, дип саный, ә икенчеләре шәһәрнең эстетик йөзен бозарга курка, бу беркемне дә туктатмаячак, шуңа күрә җәмәгать киңлегенә патруль кую яхшырактыр, дип билгеләп үтә.

Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев фикеренчә, бу мәсьәләне комплекслы рәвештә хәл итәргә кирәк, күл ышанычлы контрольдә булырга, ә шәһәрдә яшәүчеләр җәмәгать урыннарында үзләрен җаваплырак тотарга тиеш. Бу хакта ул район хакимияте хезмәткәрләре белән узган аппарат киңәшмәсендә әйтте.

"Фаҗига булды: шәһәр күлендә яшүсмер батып үлде. Мин бу хәл өчен борчылам, чөнки без – район һәм шәһәр хакимиятләре – территориядә булган барлык эшләр өчен дә җаваплылык тотабыз. Сүз дә юк, әгәр нинди дә булса оешма аның торышы өчен җавап бирсә, сулыкны тәртиптә тотарга, шул исәптән төбен чистартырга, суүсемнәрне юкка чыгарырга тиеш.  Социаль челтәрләрдә нәрсә эшләргә кирәклеге турында күп сөйләделәр. Күлне койма белән уратып алуга килгәндә, без аның беркемне дә туктатмаячагын аңлыйбыз, җәмәгать киңлегенең шәһәр халкы өчен тудырган эстетик йөзе генә бозылачак. Патрульләрне көчәйтергә кирәк, әмма монда җаваплылык нык таләп ителә. Күл янында видеокамералар бар барын, әмма анда идарәче оешма, кизү торучылар булырга, алар парктагы тәртипне дә, сулыкның үзен дә күзәтеп торырга тиеш. Кирәк булса, кисәтүче аншлагларны үзгәртергә, нинди дә булса хәлләрдә күрсәтелгән телефоннарга шалтыратырга кирәклеген искәртергә була. Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту һәм якыннарың турында кайгырту турында онытмаска, кемнеңдер су коенуын яки тиеш булмаган урында коенырга җыенуын күрүчеләргә компетентлы органнарга хәбәр итәргә кирәклеген дә онытырга ярамый», – дип өстәде Михаил Афанасьев.

Шулай ук район җитәкчесе шәһәр күлендә куркынычсызлык чараларын көчәйтү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев