Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев «Үсеш локомотивлары "Стратегик инициативалар конкурсы" белем бирү программасы эксперты булды

«Үсеш локомотивлары «Стратегик инициативалар конкурсы» белем бирү программасының финалы булды.

 «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин проектның икътисадның реаль стратегик секторына талантлы яшь белгечләрне җәлеп итү буенча нәтиҗәле механизм һәм социаль әһәмиятле инициативаларны гамәлгә ашыру мәйданчыгы булып торуын билгеләп үтте. «Үсеш локомотивлары» проектын гамәлгә ашыру 2018 елда башланган иде, ләкин кыска вакыт аралыгы булуга карамастан, ул үзенең нәтиҗәлелеген һәм кирәклеген раслады.
Пандемия белән бәйле чикләүләргә карамастан, проектта катнашучылар зур һөнәри, шәхси үсеш, иҗтимагый эш мәктәбен уздылар. Проектта катнашу өчен 150 гариза килгән. Сайлап алынган 50 кандидат республиканың иң эре предприятиеләрендә – КАМАЗда, «Татнефть» тә, Горький исемендәге Яшел Үзән заводында белем алды. Бары тик 15 кеше генә киләсе этапка барып җиткән, анда остазлар белән бергә Стратегик инициативалар эшләгән. Шуларның берсе - Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев. Шулай ук ул Татарстан Республикасында «Үсеш локомотивлары» партия проектының Иҗтимагый советы рәисе булып тора.

Өч финалист Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләрендә студентлар өчен стажировкалар оештыру, авылларда туристик инфраструктураны үстерү һәм Россия вузларында чит ил студентларын адаптацияләү өчен шартлар тудыру мәсьәләләренә кагылышлы үз эшләрен тәкъдим итте. Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим ителгән проектларга аңлатма биреп, аларның актуальлеген, социаль юнәлешен һәм алга таба үсеш перспективаларын билгеләде. Проектта катнашучыларны ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска өндәп, ул алга таба һөнәри үсеш теләде һәм проект остазларына зур рәхмәт белдерде.

Экспертлар булып ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, Яшел Үзән районы башлыгы, «Үсеш локомотивлары» партия проектының ТРдагы Иҗтимагый советы рәисе Михаил Афанасьев, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов һ. б. чыгыш ясады.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Үсеш локомотивлары «Стратегик инициативалар конкурсы» мәгариф программасының Эксперт советы рәисе Әлфия Когогина проектта катнашучыларның даими аралашып торуын билгеләп үтте. Узган сезонны тәмамлаучылар бүгенге катнашучылар белән тәҗрибә уртаклаша, шул рәвешле, булган дәвамчанлыкны күрсәтәләр.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «авыл фотопространствосы остаханәсе» проекты (авторы – Гөлназ Абдракипова) иң яхшы стратегик инициатива дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев