Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев «Үсеш локомотивлары» конкурсы остазы булырга әзер

Бүген Яшел Үзән "Үсеш Локомотивлары" стратегик инициативалар конкурсының белем бирү программасында катнашучыларны каршы алды.

Алар өчен «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгы, Горький исемендәге завод һәм Яшел Үзән машина төзелеше заводы буенча экскурсия үткәрелде. Конкурста катнашучылар белән, шулай ук, район башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев та очрашты.

Ул муниципалитетның социаль-икътисадый хәле һәм потенциалы турында сөйләде, катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Шулай ук, Михаил Афанасьев берничә конкурсантның остазы булырга әзер булуын белдерде.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин район башлыгына кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм муниципалитет белән конкурста катнашучылар арасында хезмәттәшлекнең уңышлы булачагына ышаныч белдерде.

Очрашуда, шулай ук, «ТатЯгода» экофермасы җитәкчесе Айдар Шаһимәрдәнов чыгыш ясады, ул үзенең проекты һәм кластерны үстерү перспективалары турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев