Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев Россия көне уңаеннан чәчәк триколоры утыртты

Яшел Үзәндә Россия көне шәһәр күлендә старт алды. Бәйрәм белән беренче булып Михаил Афанасьевны 14нче лицейның 12 яшьлек яшь армиячеләре отряды котлады.

Нәкъ менә шәһәрнең строй һәм җырлар смотрында лицей укучылары 1 урынны яуладылар. Район җитәкчесе балалар белән бергә һавага тынычлык символы - ак күгәрченнәр очырды.

Аннары Михаил Афанасьев һәм яшь армиячеләр газоннарның берсендә чәчәк композициясен утыртты. Нәтиҗәдә өч төрле петуньядан Россия Федерациясе флагы барлыкка килде.

Чәчәкле триколор утыртуда катнашкан яшь армиячеләр район җитәкчесеннән бүләк алды - “Метеор” бассейнына абонементлар. ⠀

- Егетләр, сезгә афәрин, сез - чын патриотлар. Исән булыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, үз шәһәрегезне һәм районыгызны данлагыз, - дип теләде Михаил Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев