Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган урманчысын 90 яшьлек юбилее белән котлады

Васильево бистәсендә яшәүче Әхмәдулла Газизуллинга район башлыгы Казан аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетының урман хуҗалыгы һәм урман культуралары кафедрасы укытучысы, РФ Урман хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре Харис Мусин белән килде. Юбилярга бүләкләр тапшырдылар, нык сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.

Әхмәдулла Һади улы Газизуллин - танылган галим-урманчы, халыкара Югары Мәктәп Фәннәр академиясе академигы, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, РФ һәм ТР атказанган урманчысы.

Ул 2000 елда Казанда дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе каршындагы Урман хуҗалыгы факультетын ачу инициаторларының берсе иде. Прогрессив тоташ урман кисүләрен эшкәртү һәм производствога кертү өчен ул Саба урман хуҗалыгы урманчылар төркеме составында 2003 елда Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясенә лаек була.


Әхмәдулла Һади улы тарафыннан урман туфрагы, урман белеме һәм урманнан файдалану өлкәсендә 250дән артык фәнни һәм фәнни-методик эш бастырып чыгарылды.

Аның җитәкчелегендә Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә in vitro фәнни лабораториясе оештырылды һәм усак токымнарының кыйммәтле генотипларын клонлаштыру нигезендә тәҗрибә урман плантацияләрен булдыру буенча эш алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев