Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев полициянең участок уполномоченныйларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

1923 елның 17 ноябрендә РСФСРның эчке эшләр комиссариаты участок надзирателенең Инструкциясе раслаган.

 Әлеге норматив хокукый документ Россия милициясендәге участковыйлар институтын формалаштыруга нигез сала.

Бүген Яшел Үзән районында 59 участок уполномоченные хезмәт итә, шуларның 12се - хатын-кызлар. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котларга Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев килде.

- Бездә полиция хезмәткәрләре бик көчле. Шәһәрдә һәм районда җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә сезнең ролегез бик югары. Сез, закон сагында торган килеш, җинаятьчелеккә каршы көрәш алып барасыз. Хезмәтегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, һөнәри эшчәнлектә уңышлар, бәхет һәм иминлек телим! - дип котлады шәһәр башлыгы, аеруча зур уңышларга ирешүчеләргә рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды.

- Яхшы хезмәтегез, халык белән хезмәттәшлек итүегез өчен рәхмәт сезгә. Безнең арадагы хатын-кызлар составына аерым рәхмәт. Сезнең гаиләләрегезгә сабырлык телим һәм сезгә ярдәм итеп яшәүләре, терәк булганнары өчен рәхмәт, - диде коллегаларына Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча җитәкчесе, полиция полковнигы Айрат Ханбиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев