Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев Яшел Үзән табибларына 300 комплект саклык костюмнары тапшырды

Бу Здравмедтех компаниясенең һәм аның генераль директоры Евгений Халевинның хәйрия ярдәме. Костюмнар инде Яшел Үзән үзәк хастаханәсендә. Район җитәкчесе мондый бүләк өчен компания коллективына һәм шәхсән Евгений Викторовичка рәхмәт белдерде.

Шулай ук тантаналы шартларда Михаил Афанасьев табибларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм аларның иң яхшыларына ТР сәламәтлек саклау министрлыгының мактау грамоталары, республика сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгының рәхмәт хатлары, Яшел Үзән районы җитәкчесенең мактау грамоталары тапшырды. ⠀

- Сезнең коллективыгыз көйле, барысы да үз урыннарында. Без, муниципаль хакимият буларак, безнең медицинага ярдәм иттек, ярдәм итәбез һәм ярдәм итәчәкбез, чөнки бу тармакларның иң мөһиме. Үзәк район хастаханәсе буенча планнар шактый күп. Балалар поликлиникасы, хирургия бүлеген төзекләндерү, Осиновода поликлиника кирәк, Васильево хастаханәсендә капиталь ремонт эшләрен төгәлләү, табиблар өчен торак төзү мөһим мәсьәләләр булып тора. Барлык сорауларны да без бергәләп эшләсәк, тормышка ашыра алабыз.

Бер максатка эшләү – тормышыбыз сыйфатын яхшырта. Ышанам, безнең барысы да барып чыгачак! Тагын бер кат сезгә ихлас рәхмәтем! Барыгызга да сәламәтлек телим! - диде Михаил Афанасьев медицина хезмәткәрләренә.

Шулай ук, ул күптән түгел генә билгеләнгән баш табиб вазифаларын башкаручы Рамил Мөхәммәтдиновның да ярдәм итүен сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев