Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев Мирный микрорайонында яңа мәдәни үсеш үзәге төзелеше барышын бәяләде

Быел Яшел Үзәндә милли проект буенча мәдәни үсеш үзәге төзелеше башланды.

Үзәкнең төзелеш эшләре барышын Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев afanasyev118 үзе бәяләде.

 

- Эшләр дәвам итә, барысы да заманча техник таләпләрне исәпкә алып башкарыла. Яшел Үзәндә яңа мәдәният объекты барлыкка килү - ул зур плюс, моның өчен без республика җитәкчелегенә рәхмәтле. Шәһәрдә кадрлар потенциалы югары, талантлы яшьләр күп, мин ышанам, объект Яшел Үзәнлеләрне җәлеп итү өчен яңа үзәк булачак, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.



Биредә фундамент эшләре, металл конструкцияләрен һәм колонналарны, тышкы диварларны монтажлау тәмамланган инде. Түбәне төзекләндерү һәм яңа бүлемнәр урнаштыру дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Татарстанда милли проектлар буенча Яшел Үзән һәм Алабугада ике мәдәни үсеш үзәге төзелә башлады. Республиканың Минзәлә һәм Кукмара районнарында тагын өч мәдәният йорты ачылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев