Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев "Мәдәни җомга маршруты" проектында катнашучыларны бүләкләде ⠀

“Ныклы гаилә” федераль партия проекты кысаларында “Мәдәни җомга маршруты” гаилә марафоны Яшел Үзәндә 10 июльдә старт алды һәм җомга көннәрендә узды.

Марафон гаилә командаларының ярышыннан гыйбарәт һәм гаилә белән горурлык тәрбияләүгә, гаилә мөнәсәбәтләренең уңай тәҗрибәсен булдыруга, уртак иҗади эшчәнлеккә омтылышларга, балаларның һәм өлкәннәрнең үзара аңлашуына, ярдәмләшүгә, команда әгъзаларының җаваплылыгына, гаилә мөнәсәбәтләрендә әхлакый башлангычларны ныгытуга, аралашу мәдәниятен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Гаилә командалары шәһәр урамнары буйлап квест элементлары белән үттеләр: Яшел Үзән тарихы, мәдәни традицияләр турында кызыклы фактлар белделәр, шәһәрнең әһәмиятле урыннарында булдылар. Гаилә марафонында катнашучы һәр гаилә маршрут кәгазе ала. Махсус төзелгән «маршрут станцияләрендә» уңышлы үтәлгән биремнәр өчен катнашучылар оештыручылардан биремнәрне үтәү турында тамга ала. Марафонны уңышлы узу өчен барлык гаилә командаларына өч маршрут үтәргә һәм, маршрут битләренә тамга салып, оештыручыларның барлык биремнәрен дөрес башкарырга кирәк иде.

“Мәдәни җомга маршруты” акциясендә катнашу нәтиҗәләре буенча катнашучыларны Яшел Үзән районы җитәкчесе дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләде. Акцияне Яшел Үзән муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханә системасы һәм Яшел Үзән шәһәре сәнгать галереясе катнашында “Бердәм Россия” партиясенең Яшел Үзән җирле бүлекчәсе үткәрде.

Катнашучы гаилә командаларының составы:
1. Динмөхәммәтовлар гаиләсе;
2. Оченевлар гаиләсе;
3. Калистратовлар гаиләсе;
4. Краснопёровлар гаиләсе;
5. Новиковлар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев