Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев һәм Яшел Үзән районы командасы «Бердәм Россия»Татарстан бүлегенең XXXIV региональ конференциясе эшендә билгеләп үтелде

Казанда «Бердәм Россия»нең XXXIV региональ конференциясе узды . Анда РФ Федерация Советы вице-спикеры, партиянең Генераль Советы Секретаре Андрей Турчак, «Бердәм Россия» Югары советы Бюросы әгъзасы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, партиянең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, "Бердәм Россия" партиясенең Яшел Үзән җирле бүлекчәсе секретаре, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, шулай ук төбәк бүлекчәләре делегацияләре катнашты.

«Бердәм Россия» нең Татарстан бүлеге илдә иң зурлардан санала һәм 129 меңнән артык әгъзаны берләштерә. Партия һәр дәрәҗәдә тотрыклы күпчелеккә ия, бу зур җаваплылык йөкли. Мондый фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов партиянең төбәк бүлеге конференциясендә белдерде.

Конференция барышында Татарстан "бердәмроссиялеләре" җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төбәк бүлегенең узган 5 елдагы эшчәнлеге турында доклад ясады.

Конференция барышында "Бердәм Россия" партиясенең Яшел Үзән бүлеге секретаре, район башлыгы Михаил Афанасьевка актив катнашканнары һәм "Бердәм Россия-2021"сайлау циклының сайлау кампаниясендә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт хаты тапшырылды.

Моннан тыш, «Социаль челтәрләрдә депутат фракциясенең активлыгы» номинациясендә - Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Советында «Бердәм Россия» партиясенең депутатлар фракциясе җитәкчесе Эльза Кадникова бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының «Яшел Үзән шәһәре» муниципаль берәмлеге Советында «Бердәм Россия» фиркасе депутат төркеме җитәкчесе Николай Бызинга II дәрәҗә диплом тапшырдылар.
Һөнәри осталыгы һәм шәхси өлеше өчен "ЕГД-2021" сайлау циклын уңышлы уздыру өчен "Бердәм Россия" җирле партиясе җитәкчесе Валерия Кузнецованы билгеләп үттеләр.
Котлыйбыз!

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X