Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев һәм Марат Садыйков төне буе Яшел Үзән үзәк район хастаханәсендәге янгын урынында эшләде

22 майда 22:15 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Гоголь урамы буенча урнашкан Яшел Үзән шәһәрендә ике катлы хастаханә бинасының кан тамырлары бүлегендә янгын турында хәбәр килеп ирешә.

Яшел Үзән янгын сүндерү-коткару гарнизоны бүлекчәләре 2 нче янгын сүндерү рангы буенча чыга. Һәлакәт урынында хастаханәнең беренче каттагы бүлмәсе януын ачыклаганнар: янгын мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән.

22:31дә коткаручылар янгынны сүндерде. Барлыгы 88 кеше эвакуацияләнгән. Янгын нәтиҗәсендә өч кеше үлгән, өчесе зыян күргән. Янгын чыгуның сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре ачыклый.

Үзәк район хастаханәсендә фаҗига урынында төне буе ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев эшләде. Штабны формалашты, тикшерүчеләр эшләде. Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев барлык ашыгыч хезмәтләрнең нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте һәм янгын вакытында һәлак булган гаиләләренең кайгысын уртаклашты. Ул аларга һәм зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, диде, шулай ук һәлакәт үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары белән бәйле түгел, коронавирус белән авыручылар биредә булмаган, дип өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X