Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев - "Безнең ишегалды" программасы барышы турында: "Графиктан калышу юк"

Яшел Үзәндә һәм ике эре бистә - Васильево һәм Осиновода - 2020 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның "Безнең ишегалды" программасы буенча, 83 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.

Башта ул 3 елга исәпләнгән иде, ләкин килеп туган икътисади вәзгыять белән бәйле рәвештә, коронавирус аркасында 5 елга озайтылды.
Программа критерийлары нигезендә, анда 2014 елга кадәр төзелгән һәм ишегалды территорияләрен ремонтлау программаларында катнашмаган йортлар керә. Яшел Үзән ишегалларында ремонт барышын район җитәкчесе Михаил Афанасьев тикшерде.

- Без әле эшне башладык кына. Подрядчыларның остаруы мөһим, без халык белән эшне җайга салырга өйрәндек. Программага кушып, без үзебез инфраструктура, яшел утыртмалардан нәрсә өсти алуыбызны карыйбыз. Бу эшне шәһәрнең баш агрономы контрольдә тота. Бүгенге көндә билгеләнгән вакыттан артта калулар юк, - дип нәтиҗә ясады Михаил Афанасьев.
Яшел Үзән районында “Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыру аның шәхсән контроле астында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев