Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев: "Безнең бурыч - шәһәрдә һәм районда, яңа чикләү чаралары кертелүне исәпкә алып, җәмәгать транспортының өзлексез эшләвен тәэмин итү"

Татарстанда коронавирус белән бәйле вәзгыять яңа чикләү чаралары кертергә мәҗбүр итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Ике атнадан соң җәмәгать транспортында бары тик QR-кодлар яки медотвод турында белешмә буенча гына йөрү планлаштырыла. Шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен, медотвод турында QR-код яки белешмә булмаган транспорт карталары гамәлдән чыгарылачак. Мондый чараны гамәлгә кертүнең сәбәбе итеп, ТР Президенты битлек режимын күп санлы бозуларны атады. Ул медотвод турында белешмәнең электрон варианты формасын эшләргә кушты.

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев # mikhail.afanasiev 118 пандемия шартларында җәмәгать транспорты эшенең барлык вариантларын җентекләп карарга кушты.

 

- Безнең бурыч-шәһәрдә һәм районда җәмәгать транспортының өзлексез эшләвен тәэмин итү. Яңа чикләү чаралары гражданнарыбызның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга, яңа коронавирус инфекциясе таралуны туктатырга тиеш. Шуның белән бергә, бу Яшел Үзән пассажир транспортлары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын киметергә тиеш түгел, - диде Михаил Афанасьев.



Шул ук вакытта, җирле ПАТП җитәкчесе Дмитрий Грузков, якын арада куар-кодлар кертү һәм аларны тикшерү алгоритмына бәйле вәзгыять аңлатылачак, дип саный.

 

- Бу безнең өчен шок булды, хәзер без персоналга бу вазифаны йөкләргә әзер түгел, кондукторларга да, машина йөртүчеләргә дә. Һәр тукталышта кодларны тикшергәндә, әйтик, шәһәрдә тукталышлар янында 10-15 минут торачакбыз, расписаниене тулысынча үзгәртергә туры киләчәк, хезмәткәрләр өчен дә бу өстәмә йөкләмә. Тиздән без моның нәрсәгә икәнлеген аңларбыз һәм район башкарма комитеты белән берлектә эш планын эшләячәгебезне аңларбыз, - дип билгеләп үтте Дмитрий Грузков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев