Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев @mikhail.afanasyev118 авыр атлетика буенча ике зур ярышта чыгыш ясаган Яшел Үзән спортчылары белән очрашты

- Мин сезнең белән горурланам! Сезгә карыйм, яшь чибәр егетләр һәм кызлар, җиңүгә сездә күпме дәрт һәм ихтыяр көче бар! Сүз дә юк, монда тренерларның, остазларның, шәхси һәм команда эшенең дә өлеше зур.

Алда сезнең яңа сынаулар һәм мин сезнең үз категорияләрегездә берсүзсез лидерлыкка хокукыгызны исбатлый алачагыгызга ышанам, - дип мөрәҗәгать итте яшьләргә Михаил Павлович.

Регина Шәйдуллина, Зөлфәт Гәрәев, Дарья Әхмәрова яшүсмерләр һәм яшьләр арасында авыр атлетика буенча Европа беренчелегеннән өч алтын медаль алып кайттылар. Милана Кутякина Дөнья беренчелегендә, үз авырлык категориясендә (17 яшькә кадәр) җиңүче булды.

Балалар "Маяк" спорт базасында @sportkompleksmayak шөгыльләнәләр.

Район башлыгы белән очрашу барышында спортчылар һәм тренерлар Яшел Үзәндә авыр атлетика үзәген оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Михаил Афанасьев спортның иң көчле төрләренең берсе булган авыр атлетика Яшел Үзәндә бик күп талантлы егетләр өчен бик яхшы старт алачагына ышаныч белдерде.

- Спорт - социаль яктан өстенлекле юнәлешләрнең берсе, башлап килүче спортчыларга ярдәм күрсәтү - без аерым игътибар бирә торган беренчел бурыч, - дип өстәде ул.

Михаил Афанасьев спортчыларга һәм тренерларга бәйгеләрдә һәм халыкара ярышларда Татарстан Республикасы һәм Яшел Үзән районын лаеклы тәкъдим иткән, югары һөнәри осталыклары һәм спорт үсешенә керткән өлешләре өчен район башлыгы Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев