Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәмигъ мәчетендә сәламәтлекләре чикле балаларга ярдәм итү кабинетлары ачылды

Проект авторы - "Без бергә" оешмасы һәм аның җитәкчесе Людмила Сорокина.

Проект "Татнефть" ҖАҖ хәйрия грантларының еллык конкурсы кысаларында хупланды.

Җәмигъ мәчетендә булдырылган кабинетларда балалар гамәли иҗат, вак моториканы үстерү, рәсем ясау һәм дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук, массаж, дефектолог, арт-терапевт белән коррекцион дәресләр үткәрү планлаштырыла.

Иң мөһиме, барлык дәресләр дә бушлай.

Мәчеттә бүлмәләрдә бушлай шөгыльләнергә мөмкинлек биргән Имам-хатыйб Илдар Хәзрәт, район башлыгының җәмәгать ярдәмчесе Алеся Лежнина һәм Яшел Үзән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лариса Билалиева тантаналы ачылыш чарасында катнашты.

Тамашачыларга "АлПар" @dk.alpar студиясеннән театраль композицияләр һәм Елена Максимованың комлы анимациясен күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев