Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мичтән файдаланганда кагыйдә үтәмәүдән чыккан янгын аркасында Ваильевода мунча белән гараж янган

Янгын сүндерү хезмәте 22 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 6сы ялган булган. 11 янгын очрагы теркәлгән.

Красницкий авылының Тынычлык урамындагы йортта янгын, якынча фаразлауларга караганда, электр җиһазында аварияле эш режимы урнашу нәтиҗәсендә чыккан. Йорт янып, аның – 60, сарай белән гаражның 15әр квадрат метрына зыян килгән.

Васильевоның Вокзал урамындагы мунчада янгынның, мичтән файдаланганда кагыйдә үтәмәүдән чыккан булуы ихтимал. Бу очракта мунчаның һәм гаражның 12шәр квадрат метрына зыян салынган.

Октябрьский бистәсенең Подгорная урамындагы шәхси йортта янгын, якынча фаразлауларга караганда, электр җиһазын монтажлаганда кагыйдә үтәмәүдән чыккан. Йортның – 40, сарайның – 30, мунчаның 12 квадрат метрына зыян килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев