Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәңге яшә, Күгәй авылым!

Дөньяда һәркемнең күңелендә җылы хисләр уятучы, җанына сихәт бирүче газиз туган җире була. Туган як, туган ил, туган туфрак... Нинди йомшак, назлы сүзләр.

Кеше күңеле өчен һәрвакыт туып үскән ягы иң әһәмиятлесе булып саналган. Һәм бу үзгәрмиячәк тә. Чит-ят җиргә китсә–сагыныр өчен, дошман керсә – яклар өчен, кайгы-шатлыклары белән уртаклашыр өчен, һәркемгә туган ягы кирәк шул.

Әгәр дә миннән син Татарс­танның кайсы төбәгеннән диеп сорасагыз, зур горурлык хисе белән, әрәмәлекләр арасыннан талгын гына агып килүче Әрә елгасы буендагы табигатьнең матур бер почмагында урнашкан Күгәй авылыннан дияр идем.
Күгәй! Нурлы да син, бөек тә син, күңелләргә гаҗәеп якын һәм изге син. Минем туган ягымның табигате искитәрлек гүзәл. Ул киң кырларга, куе урманнарга, яшел тугайларга, көмештәй ялтырап аккан елгаларга, саф чиста сулы чишмәләргә бай. Бәхеткә, безнең авылыбызда борынгы әби-бабайларыбыз кадерләп саклаган чишмәләр әле дә табигатебезне бизи, зур хәзинә булып санала. Авыл уртасыннан челтерәп аккан Алан башы чишмәсе авылның иң рәхәт урыннарының берсе. Чия тавы, Корүзән, Аючы чокыры, Алан башы урманы, Мулла тавы шулай ук авылдашларымның яраткан табигать почмаклары булып тора.
Авылым гаять бай тарихлы авылларның берсе булып санала. Ул якынча 16нчы гасырда барлыкка килә һәм нигез салган Күгәй би истәлегенә шул исемне ала. Күгәй исемендә: «күк кебек бөек, югары, мәртәбәле бул» яки «яшел бул, яшь бул» мәгънәләре төсмерләнә.
Безнең авыл элек-электән кунакчыллыгы, татулыгы белән беррәттән күренекле шәхесләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән дан тота. Алар арасында Советлар Союзы Герое Хәлил Зиннәтулла улы Хәйруллин да бар. Күгәйлеләр батыр авылдашлары белән горурлана, һәр ел Җиңү бәйрәме көнне искә алалар.
Тормышыбызга яңалыклар кереп торуга карамастан, Күгәй халкы борынгы ата-бабаларыбызның мирас булып калдырган гореф-гадәтләрен онытмый. Каз өмәсе, Нәүрүз, Сабантуй кебек милли бәйрәмнәр халыкның көнкүрешенә ямь өсти. Әле күптән түгел Чишмә бәйрәмен дә гөрләтеп уздырып җибәрдек. Тагын бер кат җыр-моңга, уен-көлкегә бай булуыбызны күрсәттек.
Мин газиз туган ягымны чын күңелдән сөям. Миңа калса, бары тик туган илен яраткан, аны кадерләп, күңел түрендә саклаган кеше генә бәхетле булачак.

Ризәлә Гыйләҗева.
Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев