Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәмәгать транспортында 35 казанлы битлексез йөрергә теләгән

Рейд җәмәгать транспортының 30 тукталышында узды. Җәмәгать транспортына 35 казанлы битлексез утырган.

Бу хакта Татарстан башкаласының транспорт комитеты хәбәр итте.
Комитет, ТР Транспорт министрлыгы, Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре һәм башкалар 358 автобус, трамвай һәм троллейбусларны тикшергән. Рейд җәмәгать транспортының 30 тукталышында узган.

Белгечләр 35 хокук бозучыны ачыклаган. 34 пассажир шундук битлекне тикшерүчеләр кисәтүеннән соң кигән, ә берсенә җәмәгать транспортыннан чыгарга туры килгән. Еш кына җәмәгать транспортында битлексез студентлар һәм әниләр кечкенә балалары белән йөри - соңгылары битлекне сабыйга кияргә кирәкми дип саный.

Яшел Үзәндә полиция хезмәткәрләре көн саен җәмәгать транспортында битлек режимын бозуларны ачыклау, шул исәптән такси, шулай ук гражданнарның сулыш органнарын шәхси саклану чараларыннан (битлек, респираторлар) файдаланмыйча сәүдә объектларында булу-булмавын ачыклау буенча рейдлар үткәрә.

Беренче чиратта тәртип сакчылары шәһәр кешеләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрә. Сәүдә объектларында, җәмәгать транспортында битлексез йөргән өчен закон бозучыларны РФ КоАПның 20.6.1нче маддәсе буенча җавап лылыкка тартырга мөмкиннәр.

Исегезгә төшерәбез, битлек кию режимын бозган өчен 1 меңнән алып 30 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазыйфаи затка – 10 меңнән 50 мең сумга, юридик затларга 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына.

Административ хокук бозуны кабаттан бозган гражданнарга – 15 меңнән 50 мең сумга, вазыйфаи затларга – 300 меңнән 500 мең сумга, юридик затларга 500 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф каралган.

Катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, рейд чаралары даими үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев