Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәгариф учреждениеләренә һәм социаль объектларга җылылык бирү башланды

Җитәкчеләр киңәшмәсендә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне җылылык белән тәэмин итүне йөкләде, уртача тәүлеклек температураны көтеп тормыйча, ягу сезонын башларга кушты.

– 8 сентябрьдә без, Михаил Павлович кушуы буенча, балалар бакчаларын, мәктәпләрне, өстәмә белем бирү учреждениеләрен һәм Яшел Үзән районының тернәкләндерү үзәкләрен җылылык белән тәэмин итү эшен башладык. Бүгенге көндә 80% балалар бакчасы җылылык белән тәэмин ителгән, көннән-көн аларның күләме артачак, – дип хәбәр итте ТКХ департаменты җитәкчесе Илья Грузков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев