Мәгариф һәм фән министрлыгы: югары уку йортларында чыгарылыш имтиханнары онлайн узачак
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков министрлык карамагында булган югары уку йортларында онлайн форматта чыгарылыш имтиханнарын үткәрергә кушты.
Мондый карар COVID-19 таралуга каршы көрәш максатларында кабул ителде. Шулай итеп, дистанцион формага имтиханнарны арадаш аттестация һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча күчерәчәкләр. Бу хакта шимбә көнне, 9 майда ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Документта билгеләп үтелгәнчә, министрлык карамагында булмаган югары уку йортлары өчен бу чаралар тәкъдим характерында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев