Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мөфтият 25 сентябрьдә Татарстанда Гошер көне дип игълан итте

Сентябрьнең соңгы шимбәсе традиция буенча Татарстанда Гошер көне дип игълан ителә.

Бу - аерым бер сәдака төре, аның буенча мөселман кешесе, алган уңышның уннан бер өлешен мохтаҗларга бирә. Ел саен азык-төлек җыемнары акциясе республика мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2017 елдан башлап бөтен төбәк мөхтәсибәтләрендә үзәкләштерелгән рәвештә уздырыла, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Бакчаларда, ярдәмче хуҗалыкларда җыеп алынган уңышының бер өлешен, теләүчеләр Татарстан районнарының һәм шәһәрләренең үзәк мәчетләренә җибәрә ала. Бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива һәм башка яшелчәләр, җиләк-җимеш кабул ителә.

Азык-төлек җыемы аз керемлеләргә, хәйрия оешмаларына, социаль учреждениеләргә һәм мөселман уку йортларына тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X