Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Метрода ике поезд бәрелешкән

Мәскәү метросының Люблинск-Дмитровск линиясе «Печатники” станциясендә ике поезд бәрелешкән.

Бу хакта “ТАСС” оператив хезмәтләр мәгълүматларына таянып яза.

Бер машинист зыян күргән: ул ике поезд арасында кысылып калган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, пассажирлар арасында зыян күрүчеләр юк. Бу хәлне Мәскәү мэры Сергей Собянин үзенең телеграм-каналында аңлатып үткән.

“Бүген 10.30 сәгатьтә метроның Люблинск-Дмитровск линиясе “Печатники” станциясендә депога баручы пассажирсыз поезд станциядә туктаган поездга килеп бәрелгән. Пассажирлар арасында җитди зыян күрүчеләр юк. Поезд машинисты җәрәхәтләнгән, медиклар аңа ярдәм күрсәтә”, – дип басым ясап әйткән мэр.

“ТАСС” хәбәрчесенә оператив хезмәтләр белдергәнчә, Мәскәү метросында поездларның бәрелешүе техник төзексезлеккә бәйле булырга мөмкин.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев