Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Медицинада үзгәрешләр

1 гыйнвардан яңалыклар шактый булды. Алар сәламәтлек саклау өлкәсенә дә кагыла.

Йөкле хатын-кызларга табиблар игътибары азрак биреләчәк
Элегрәк йөкле хатын-кызлар ультра тавыш тикшеренүен өч тапкыр узарга тиеш иде: беренчесе – 10-24 атнага, икенчесе – 20-24 атнага һәм өченчесе 32-34 атнага кадәр.
Хәзер, Сәламәтлек саклау министрлыгының 2020 елның 20 октябрендәге 1130нчы боерыгы нигезендә, алар икегә генә калдырылган. УЗИны йөклелекнең 11-14 һәм 19-21 атна аралыгында узарга мөмкин булачак. Хәзер алар стоматологта да ике урынына нибары бер тапкыр күренергә тиеш.
Табиб-отоларингологка бару мәҗбүри түгел – элек йөклелек чорында бу белгечкә бер генә тапкыр булса да кабул итүгә барырга кирәк иде. Акушер-гинекологка хәзер 20 атнадан да соңга калмыйча булачак әнигә, баланы ул үзе ахырга кадәр йөртә һәм таба алуы турында хәбәр итәргә кирәк булачак, элек срок 22 атнага кадәр булган. Гинекологка мәҗбүри кабул итүгә барулар саны җиде көннән бишкә генә калдырылган.
Шул ук боерык хәзер фельдшер-аку шерлык пунктларында яки авыл җирлегенең сәламәтлек саклау пункт ларында бала табу мөмкинлеген һәм шартларын билгели: бала табучыларга фельдшерлар, акушерлар ярдәм күрсәтүгә хокуклы, ә әгәр алар юк икән – шәфкать туташлары.
Кирәк булса, аларга тәҗрибә лерәк хезмәттәшләреннән консультация алырга рөхсәт ителә. Моңа телемедицина, ягъни видеоэлемтә җәлеп ителергә мөмкин.

Медицина белешмәләре
Хәзер медицина белешмәләрен яки табиб бәяләмәсен ирекле рәвештә рәсмиләштерергә мөмкин. Мондый документларны хастаханәләрнең фирма бланкларында табиблар төзи һәм шул хастаханәләрнең мөһерләре белән раслана. Белешмәләргә башка таләпләр куелмый.
Бу документларны, шулай ук электрон форматта рәсмиләштерергә мөмкинлек бар, әлбәттә, пациент үзе теләсә яки нинди дә булса сәбәпләр аркасында дәүләт хезмәтләре аша белешмә сорап мөрәҗәгать иткән очракта. Барлык электрон белешмәләрдә квалификацияле электрон имзалар куелачак.

Теләсә кайсы поликлиникада күзлеккә яисә линзага рецепт алып булачак
Хәзер табиб-окулистлар кабинетлары булган барлык поликлиникаларда да оптометрия һәм күрү сәләтен коррекцияләү буенча махсус кабинетлар булачак. Пациент проблемаларсыз үзенә линза яки күзлек сайлый алачак.
Сәламәтлек саклау министрлыгы гражданнарга күрү сәләтен коррекция ләү буенча башка хезмәтләр дә күрсәтелүе турында хәбәр итсә дә, әлегә төгәл аңлатулар юк.

Федераль дәрәҗәдәге хастаханәгә эләгү мөмкинлеге бөтен кешегә дә бирелмәячәк
1 гыйнвардан башлап, Сәламәтлек саклау министрлыгының 2020 елның 23 декабрендәге 1363нче номерлы бое рыгы нигезендә, пациентларны Федераль медицина үзәкләренә җибәрүнең яңа тәртибе расланган.

Федераль хастаханәгә дәвалануга җибәрү турында карар кабул ителә торган критерийлар
исемлеге:
• авыру гадәти типта булмаганда яки дәвалау кирәкле нәтиҗә бирмәгәндә;

• дәвалау учреждениесе дәвалауны тәэмин итү мөмкинлегенә ия булмаганда (җиһазлар яки профильле белгечләр);

• өзлегүләр куркынычы күп яки шуңа бәйле башка авырулар булганда;

• катлаулы очракта яки авыруы өзлегеп, пациентны өстәмә рәвештә тикшерергә кирәк булганда;

• дәвалаучы табиб авыруны федераль медицина үзәгенә җибәрү турында турыдан-туры карар кабул иткәндә.

Дәвалаучы табиб документларны федераль медицина үзәгенә җибәргәннән соң, 3 көн эчендә әлеге медицина үзәгеннән табиблар комиссиясе пациентны кабул итү яки баш тарту турында карар кабул итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев