Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Медицина хезмәтеннән канәгать калмасаң нишләргә

«Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 4нче маддәсе нигезендә, хезмәтне башкаручы эшне нәтиҗәсе ахырдан кулланучы файдалана алырлык итеп үтәргә тиеш.

Ә законның 10нчы маддәсе буенча, хезмәтне башкаручы белгеч үз эше турында тулы мәгълүмат җиткерергә, клиент сайлый алсын өчен, барысын да аңлатырга бурычлы. Бу темага кагылышлы газета укучылар сорауларына Татарстан Республикасы алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органындагы кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре җавап бирә

– Түләүле шәхси клиникаларга барганда, кеше нәрсәне истә тотарга тиеш?
– Беренчедән, законның 7нче маддәсе буенча күрсәтелгән хезмәтнең сәламәтлеккә куркынычсыз булуын белеп торыр га кирәк. Икенчедән, түләүле медицина хезмәте һәм аны башкаручылар турында белешмә аңлаешлы формада бирелергә тиеш.
Пациентның мөрәҗәгать иткән учреждениенең эш сәгатьләрен белергә дә хокукы бар. Тагын бер кагыйдә: хезмәт күрсәтү вакытының төгәл үтәлгән булуы, хезмәтнең сыйфатлы күрсәтелүе мөһим. Бу хакта ике арада төзелгән килешүдә әйтелгән булырга тиеш.

– Пациент хезмәттән канәгать калмаса?
– Беренчедән, сыйфатка тәэсир итәргә мөмкин булган хәлләр турында пациентның алдан кисәтелүе кирәк. Ягъни кулланучыга бәйле кайбер факторлар сәбәпле, хезмәтнең сыйфатсызрак булуын, вакытында эшләнеп бетмәскә, кешенең сәламәтлегендә тискәре чагылыш табарга мөмкин икәнен пациент алдан белеп торырга хаклы. Кешенең сәламәтлегенә зыян килмәгән очракта да, ул канәгать түгел икән, законның 29нчы маддәсе буенча күрсәтелгән хезмәтне үзгәртүләрен таләп итә ала. Ул беренче чиратта, бу хакта хезмәтне башкаручыга хәбәр итәргә, канәгатьсезлек сәбәбен аңлатып, ике нөсхәдә язма шикаять әзерләргә тиеш. Пациент түләүне киметтерергә, сыйфатсыз хезмәт күрсәтү сәбәпле, үз акчасына өстәмә дәваланган очракта, бу чыгымнарны каплауны, кешенең гомеренә, сәламәтлегенә медицина хезмәте аркасында зыян килгәндә, чыгымнарны тулысынча кайтаруны таләп итәргә хаклы.

– Сыйфатсыз түләүле медицина хезмәте өчен акча ничә көндә кайтарыла?
– Законның 31нче маддәсе буенча, сыйфатсыз медицина хезмәте өчен акчаны шикаять белдерелгәннән соң ун көн эчендә кайтарырга тиеш ләр.

– Даруларны кире кайтарып буламы?
– Россиянең 1998 елның 19 гыйнварыннан гамәлдә булган нигезләмәсе буенча, дарулар – алыш тырып һәм кире кайтарып булмый торган товарлар исемлегендә. Әгәр дару өчен чек биреп өлгермәгәннәр икән, шул чакта гына аны кайтарып була. Дөрес, бу мәсьәләдә кайбер искәрмәләр каралган. Закон нигезендә, әгәр сатып алынган даруның куллану вакыты чык кан булса, маркировкасында кимчелек табылса (мәсәлән, даруны куллану вакыты күрсәтелмәгән булырга мөмкин, дару кабындагы даталарның эчке куллану кәгазендә саннар белән туры килмәве бар), препаратны куллану инструкциясе булмаганда, исеме каптагы язуы белән туры килмәгәндә, кабында яньчелгән, ертылган урыннар булса, даруның капкачы, шешәнең бөкесе булмаганда, кыскасы, дару брак булганда аны кире кайтарырга була.

Даруны алыштыруны сорап аны сатып алган даруханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның урынына шундый ук дару яки тәэсире буенча шуңа охшаганын сорарга була. Шулай ук товарның бәясен төшертергә, дарудан баш тартып, акчаны кире кайтаруны таләп итәргә дә мөмкин. Сыйфатсыз дару аркасында кулланучы үзенә килгән барлык зыянны каплатуны да сорарга хаклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев