Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Медиклар стаж белән яклана

COVID-19 авырулары белән эшләүче медикларның стажы икеләтә күләмдә исәпкә алыначак

Белә идегезме?
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге коронавирус белән авыручы һәм коронавируска шикләнгән пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә хәбәр итүенчә, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 6 августындагы 1191нче карары белән 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр эш чорларын исәпләүнең аерым тәртибе билгеләнгән.
Алар өчен вакытыннан алда пенсиягә хокук бирүче бер көн, тиешле эш төрләрендә, стажның ике көне була рак исәпләнә.

Медицина хезмәткәрләренә ташламалы иминият стажы индивидуаль (персональләштерелгән) исәпкә алу белешмәләре нигезендә расланачак. Ә яңадан исәпләү документларына үзгәрешләр керткәнче – эш бирүченең билгеләнгән тәртиптә бирелә торган документлары буенча.

Бу очракта медицина хез мәт кәрләре өчен вакытыннан ал да картлык буенча иминият пен сиясенә чыгу срогы махсус стаж эшләп чыгу датасыннан һәм аңа мөрәҗәгать итүне кичектереп тору чорыннан чыгып исәпләнә.

2020 елда отсрочка вакыты ел ярым тәшкил итә. Димәк, кирәкле махсус стаж 2020 елда тулса, пенсия билгеләү өчен мөрәҗәгать итү срогы ел ярымга кичектереләчәк, әгәр 2021 елда булса – өч елга, 2022 елда – дүрт елга. 2023 елдан һәм алга таба да махсус стаж тулганнан соң кичектерү вакыты биш ел тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, медицина хезмәткәрләре махсус стажлары булган очракта вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы (мәсәлән, авыл җирендә –кимендә 25 ел, шәһәрдә – 30 ел).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X