Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мең катлымы, без, әллә бер катлымы?

Бик күп укыйлар, шалтыраталар, язалар: “Тарихны беләсез, сәясәтне, динне аңлыйсыз, тирән-фәлсәфи фикерләрегезне матур, әдәби телдә, килештереп язасыз һәм без яшьләрне, халыкны яклап, хөкемдарлар алдында үзегезне авыр хәлдә калдыруыгызны аңласак та, турыдан-туры ярдәм итә алмавыбыз белән, Сезнең алдыгызда, без бурычлы! Сез алыштыргысыз - шәхес!”- дигәннәре дә бар. Рәхмәт! Бу үзе – ЗУР ярдәм.

Гаҗәп хәлләрне, эч пошыргыч хәбәрләрне ишетеп, елан чаккан шикелле бәргәләнә - милләт, әмма чарасыздан кая барырга, кемнән киңәш сорарга соң? Шулкадәр гап-гади аңлатмакчылар, имеш туган телне өйрәнергә, әти-әни рөхсәте генә, кирәк. Ә бит бу проблема, ничә гасырлар буена ата-ананың иң нечкә күңеленә, “тутык” ясый торган олы бер котылгысыз - чир! Татар халкы өчен урыс теле дөнья тоткасына әйләнә баруы урта гасыр чорыннан ук башланганын аңлашып карыйк, ә 1549-1552 елларда Казанны буйсындыру теләге белән корылган сугышлар мөселманнарны чукындыру сәясәте аша хәл ителә. 1552 елны Яшел Үзән җирендәге Зөя утравы плацдарм буларак, Казанны яулап алуның стратегик планы, урысларның уңышына китерә. Сөембикә, улы Үтәмеш белән, Мәскәүгә озатыла һәм Казан ханлыгы - Дәүләт буларак вәкаләтлелеген югалта, Үзәкләшкән Урыс дәүләте составына алына. Урта гасырларда көнчыгыштан – көнбатышка бара торган “Ефәк” юлында сүәдәгәрләрнең теле - татарча һәм язмача аралашулар да татар телендә булганлыгын тарихчыларыбыз да раслар. Шул чорлардан бирле ил язмышына кагылышлы башка хәл иткеч вакыйгалар кичергән - татар үз телен, көн-күрмешен булдыра алганча сакларга, якларга тырышса да, Урыс дәүләтчелегеннән сәяси, рухи һәм сәнагать ягыннан да яклау тапмаган. Бары тик 1917 елда Бөек Октябрь Социалистик революциясенең -“милли сәясәте” генә, милләтләр язмышына азмы-күпме игътибарын бирә, әмма, кызганыч, бүген шул “чебен аягы” кадәр мөмкинлектән дә демократлар мәхрүм иттеләр. Туган телне “сайлап алу”, тудырган анаңны сайлап алырга омтылдыру – “урман өстендә урман үстереп” булмаган шикелле, тузга язмаган “фикерләр” аша халыкларны мыскыллауга кадәр барып җиттеләр. Ни генә дисәк тә баланың әнисе – БЕР була! Төп Конституциядә, милләтләрнең хокук иреге демократик нигездә дип ант итсәләр дә, телдән, ата-анадан үз тудырган балаңны аеруның дөнья күләмендә мондый -

“ДЕМОКРАТИЯ”нең берәр үрнәген күрсәтү мөмкинме соң? Хөрмәтле депутатыбыз, бер катлылыктанмы, әллә меңгә арттырыпмы, шундый итеп, ышандырырга тырыша ки, без хаттә әти-әниләр белән генә түгел, ә әби-бабалары белән дә сөйләшүләр алып барабыз, дип кош тоткандай куанып сөйләп тора бит әле, ичмасам! Ышандыруның ныклы нигезе булып, бүгенге, ата-аналарыбызга ике телне дә камил өйрәтә торган, ныклы базалы милли мәктәпләр булдырмый торып, бер-ике айга ышандырырга мөмкин, ә иртәгә, бу проблеманың мең катлылыгын, вакыт үзе күрсәтәчәк. Милли-мәгариф концепциясен булдыруда Дәүләт ярдәме булмаса, ата-аналарның теләге белән “хисаплашкан” - ялган сәясәт милли-телләрнең үсешен уңышлы тормышка ашыра алмый. Туган телне өйрәнү һәм белү - мәҗбүри генә була ала, бу Халыкара кануннар белән беркетелгән. Үз Туган телен, Анасын, Илен санга санамаган буын үстерүдә Россия “алдынгы”лардан санала да инде.

Минем кулымнан килә торган булса, бүген барлык район үзәкләрендә бары тик татар – милли мәктәбен төзетер идем һәм анда күп телләрне өйрәнүгә, милли-мәдәни тәрбиягә мөмкинлекләр тудырыр идем. Һәр районның базовый милли мәктәбе булса, анда - БДИ да татарча булуына ирешү кирәк була, чөнки чагыштыру мөмкинлеге дә туа, ягъни мәктәпара конкуренциягә дә юл ачыла һәм тәрбияви яктан да максатлар ачыклана. Россия мәгариф стандарты дигән төшенчә мәктәпләрнең “кан әйләнеше” нә тискәре йогынты ясарга тиеш түгелдер бит! Социалистик феодализм хәл итә алмаган, милләтара, тигезсезлекне ялган демократиядән көтеп яту мең катлылыкмы, әллә бер катлылыкмы! Аеру вакытын ычкындырдык, ә хәзер – бар көчебез белән, миллилегебезне хәл итү өчен тырышырга, үзебезгә калды.

Авторның орфографиясе һәм пунктуациясе сакланган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев