Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәдәниятле саннар

Яшел Үзәнне Татарстанның мәдәни күгендә якты бер йолдыз дип атарга була.

Ул рес­публикага бик күп талантлы  шәхесләрне биргән  төбәк. Ә моннан 10-15 еллар элек «Созвездие-Йолдызлык» балалар фестивалендә Яшел Үзән феномены дигән төшенчә дә барлыкка килде, чөнки  фестиваль җиңүчеләре арасында яшел үзәнлеләр өстенлек итте. Бүген Яшел Үзән мәдәнияте нихәлдә? Бу турыда район мәдәният идарәсе начальнигы Денис Лулаков белән сөйләшәбез.

– Денис Владиславович, районда мәдәният өлкәсендә ничә  мәдәният учреждениесендә күпме кеше  эшли?
– Узган ел  районда мәдәни-ял  тибындагы 39 учреждение, үзәк китапханәнең 46 филиалы, 3 өстәмә белем бирү учреждениесе һәм аларның 5 филиалы, 3 музей, 1 театр, 1 рәсем сәнгате галереясе, киновидеокүрсәтү буенча 1 бүлектә 728 мәдәният хезмәткәре  халыкка хезмәт күрсәтте. Яшел Үзән районында Мирный бистәсе, Осиново, Октябрьский, Васильево һәм Карамалы Таудан кала, мәдәният учреждениеләре саны социаль нормативларга туры килә.

– Мәдәният хезмәткәрләренең эше  бик үзенчәлек­ле: кеше ял иткәндә эшли алар. Күбесенчә кичке-төнге якта эшләргә дә туры килә. Ә мәдәният хезмәткәрләре  хезмәт хакларыннан канәгатьме?  Сүз уңаеннан, сезнең өлкәдә  хезмәт хакы күпме?
– Канәгатьме, түгелме, анысын үзләреннән сорый аласыз. Чынлап та, хезмәтебез авыр. Планлаштырган барлык чаралардан кала, ә былтыр барлыгы 6332 чара үткәрелгән, акча эшләргә дә тиешләр бит әле.  Шунысы куандыра: куелган максатларга ирешәбез, план тула. Узган ел бюджеттан тыш эшчәнлектән кергән акча 17 205 245,03 сум  булды, 2016 ел белән чагыштырганда 544 418,02 сумга күбрәк. Хезмәт хаклары да үсте:  район мәдәният өлкәсендә уртача хезмәт хакы 25 111,62 сум тәшкил итә. 2016 елда бу сан 16 213,25 сум иде.

– Ә хезмәт хакларын арттыру, мәдәният учреждениеләренең матди хәлен яхшыртуда нинди чаралар үткәрелә? Берәр төрле ярдәм бармы?

Әңгәмәнең дәвамы газетаның җомга санында (№23).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев