Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәчет янын яшелләндерәләр

4 августта Яшел Үзәннең Җәмигъ мәчете янындагы территориядә бөтен кеше җыелып, Казан питомнигыннан алып кайткан декоратив агачлар утыртты.

Агач утыртырга теләүчеләрнең барысы да, күбесе гаиләләре белән килгән иде, чөнки Исламда агач утырту бик саваплы гамәл булып тора. 
Тагын үсентеләр партиясен сатып алу планлаштырыла һәм мәчет агач сатып алуга акча җыю буенча акцияне дәвам итә: "Бер гаиләдән-бер агач». Барлык сораулар буенча турыдан-туры мәчеткә мөрәҗәгать итәргә мөмкин! 

Алга таба мәчет янындагы территорияне төзекләндерү проекты кысаларында җәяүлеләр сукмаклары буенда чәчәкле эскәмияләр һәм татар орнаменты рәвешендәге чокып ясалган элементлардан фонарьлар урнаштыру күздә тотыла. Шуннан соң "Лалә" декоратив композицияләре, «Милли орнамент» чәчәк клумбалары, декоратив куаклар утыртылачак. Болар барысы да физик һәм матди чыгымнар таләп итә. Мәхәллә һәм шәһәр халкы ярдәменә өметләнәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев