Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәчет картлары авылны яшәтүчеләр дә, яшәртүчеләр дә

Элек авыл җирлеге башлыгы булса, бүген ул – имам-хатыйб. Ике вазифа да җаваплылык сорый һәм халык мәнфәгатьләрен яклап, алда торган бурычларны үтәп, авыл өчен җан атып яшәүне таләп итә. Олы Ачасырның имам-хатыйбы Равил Самат улы Кадыйров бүген газетабыз кунагы.

– Өч авылны берләштергән җирлек, йөзләгән кеше өчен җаваплы булып торган елларыгызны бүген ничек искә аласыз, «эх, менә монысы үкенечле булды», – дигән чакларыгыз юкмы? 
– Халыкны ышандырып, вәгъдә биреп була ул, әмма аны үтәргә кирәк. 11 ел авыл җирлеге башлыгы булып эшләү дәвердә сөенечлесе шул булды: планлаштырылган эшләрне башкарып чыга алдык. ТР программасына кереп, юлларга асфальт юл җәюгә ирештек. Кири авылыннан Олы Ачасырга кадәр юл бик таушалган иде, 2006 елда клубка һәм чишмәгә кадәр асфальт юл салынды. Яхшы юлларны күреп, авыл халкы үзе акча җыеп, урамнарын таш белән тигезләргә кереште. Ул чакта бит әле үзсалым программасы гамәлдә юк иде. Халык бердәм булды, ә авыл җирлеге башлыгы берүзе генә берни дә эшли алмый ул. 

–Колхозлар таркалгач та, авыл җирлекләренә көн күрүе бермә-бер авырайды бит, сез дә моны үз җилкәгездә тойдыгызмы? 
– Әлбәттә, колхоз беткәч, техника да таркалды. Шулчак ничек тә янгын сүндерү машинасын саклап калырга тырыштык. Аннан миңа кадәр эшләгән Роза апа Нургалиеваның зур хезмәтен югалтасы килмәде. Бензинга акчаны халыктан җыйдык, гараж төзедек. Игелекле авылдашыбыз Әнвәр Миңнуллин зур ярдәм күрсәтте, әле дә булышып тора. Аның бит әле машина йөртүчесенә дә түләргә кирәк. Шушы янгын сүндерү машинасы күрше-тирә авылга да ярдәм итеп тора. 

– Авыл имамы итеп билгеләнгәнегезгә дә шактый вакыт узган. Бүген Олы Ачасырда диннең торышы ни хәлдә? 
–Мин авылыбыз хаҗие Габбаз хәзрәт Вәлиуллинның эшен дәвам иттем. Һәм шөкер дип, горурланып әйтә алам: авылыбызда дин көчле.Мәчеттә һәр җомгада 40 лап кеше җыелабыз, көн саен өйләгә 10-12 кеше йөри. Һәр намазга чакырып азан яңгырый. Сәдака акчасы, ә аны читтә яшәүчеләребез дә җибәреп тора, мәчет эшен алып барырга җитә һәм аннан тыш, янгында зыян күрүчеләргә, авыр хәлдә калган авылдашларыбызга ярдәм итәбез, зиратыбызны тәртиптә тотабыз. Бүгенге көндә дин нигезләрен укыту буенча дүрт төркем эшли. Тәскирә Шәйхуллина, Әлфинур Шиһапова хатын-кызларны өйрәтсә, мин балалар һәм өлкәннәр төркемен алып барам. 
Тулырак газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев