Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мөбарәк бәйрәм якынлаша

Һәр мөселман йөрәгенә якын булган Гыйдел-Фитр-Ураза гаете якынлаша. Ураза бәйрәме – Исламда рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә билгеләп үтелә. Аның юл башы сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) заманына – 624 елга ук барып тоташа.

Гает ничәдә башлана?
Быел гает көне  4 июньгә туры килә. Бу көнне  Яшел Үзән районының һәм шәһәренең барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак. Аның өчен мәчетләргә иртәнге намазга  1 сәгать 30 минутка ук килергә кирәк. Сәгать икедә иртәнге  намаз фарызы укыла, тәсбих тартыла, Коръән укыла һәм биргән сәдакаларга дога кылына. 2 сәгать 25 минуттан  вәгазь укулар башлана. Вәгазьдән соң, кояш чыгып ярты сәгать узгач,  ягъни 3 сәгать 35 минутта гает намазы вакыты.   
Дин кардәшләребезгә шуны әйтеп узарга кирәк: гает намазы иртәнге намаздан ук башланганга күрә, мәчетләргә иртән-иртүк, ягъни сәгать берләргә үк барырга киңәш ителә. Шул вакытта гына  аның савабы  зур булачак.  Бәйрәм намазында гына катнашу, күз буяу кебек кенә булып кала. Мөселманча яшәгәч, уразасын тоткач, бәйрәм көнендә дә Ислам кануннарына нигезләник.     

Ничек әзерләнергә?
Изге рамазан аенда мөселманнар рухларын пакьләп, Раббыбызга якынайды. Аның каршындагы изге бурычын үтәп, рухи канәгатьлеккә ирешә алды.  Ураза гаете – иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Ул көнгә мөселманнар ничек әзерләнергә һәм аны ничек каршыларга тиеш?
– Ураза Гаетенә кадәр фитр сәдакасын биреп өлгерергә кирәк. Аны  кичектерергә ярамый. Әгәр дә берәр мохтаҗ яки авыру кешегә бирергә теләп, гаеткә кадәр аны күрергә мөмкинлегегез булмаса, акчаны аерым җыеп куеп, ниятегезне әйтегез.  

Дәвамы газетада №38.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Изге Рамазан мөбарәк ай