“Майский " теплица комбинатында техника тикшерелде
Техник карау агросәнәгать комплексы предприятиеләре арасында расланган график нигезендә башкарылды.
- Техниканы контроль-диагностика приборлары кулланып карадык. Техник карауга 63 трактор һәм 14 трактор прицепы тәкъдим ителде. Тәкъдим ителгән барлык үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде, - дип сөйләде Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер - инспекторы Мансур Мөхәммәтҗанов.
Техниканы тикшерү шәһәр һәм районның сәнәгать предприятиеләрендә дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев