Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Майский» котлый үзегезне!

Кадерле Ватанны саклаучылар! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, Кораллы Көчләр ветераннары, сугышчы- интернационалистлар, илебезнең булачак сакчылары!

Барлык буын вәкилләрен берләштереп, ир-атларыбызның ил күләмендә уздырылган  төп бәйрәме – Ватанны саклаучылар көне белән  ихлас тәбрик итәм. Үз йортыңны саклау – иң беренче бурыч булса, аны үтәү – һәркем  өчен намус эше. Нәкъ менә  шуның өчен 23 февраль гомумхалык бәйрәменә әверелә бара  да. Безнең  илдә  яшәүче  теләсә кайсы кеше – хәрби бурычын үтәүчеме ул яисә  тыныч тормышта хезмәт куючымы – иң беренче чиратта, үз Ватанының сакчысы.
23 февральдә Илебезне саклаган һәм саклавын дәвам итүчеләргә рәхмәт һәм хөрмәтебезне белдерәбез.  Үзебезнең «Майский» агрокомбинатында да Ватан  алдындагы изге бурычын үтәгән ир-егетләребез бар һәм алар бүген агрокомбинатыбызда  кулында ут уйната. Рәхмәт сезгә, егетләр!
Ватанны саклаган яки бүгенге көндә ил сагында торган һәркемгә чын йөрәгемнән  сәламәтлек, бәхет,  иминлек телим. Кыю йөрәкле, батыр, чын ирләр бәйрәме һәрчак тыныч һәм куанычлы булсын.

Илшат Ганиев,
«Майский» теплицалар комбинаты»ның генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн Тепличный комбинат "Майский" с днем защитника Отечества