Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Майский» җитәкчелеге котлый!

Хөрмәтле яшел үзәнлеләрне, «Майский» теплицалар комбинатында хезмәт куючылар, барчагызны да мөселманнар өчен кадерле бәйрәмнең берсе Корбан гаете белән котлыйм!

Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, яхшы эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне, гөнаһларыбызны ярлыкауны чагылдыра. Тормышта матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә өстен һәм аларның бик күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә.
Бу изге көннәрдә кылган догаларыбыз кабул булсын, ниятләребез, якты хыялларыбыз  тормышка ашсын. Йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык һәм мәхәббәт хисләре иңсен. Барыбыз да игелекле гамәлләр кылыр­га ашыгыйк!
Бәйрәм табыннарын безнең «Майский» агрокомбинаты җитештергән, сезнең хәләл көчегез кергән яшелчәләр дә бизи. Намуслы хезмәтегезгә олы рәхмәтемне белдерәм.
Корбан бәйрәме котлы булсын!

Илшат Ганиев,
«Майский» теплицалар комбинаты» ширкәтенең генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X