Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре экскурсиядә

Норлат авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әни­ләре, «Халык фронты» волонтерлары республикабыз башкаласына экскурсиягә барды.

Шулай итеп, азга гына булса да, борчу-мәшәкатьләрне онытып, күңелләре белән ял итәргә мөмкинлек тудырылды.

Сәфәрне Казанның «Игелекле эш» хәйрия фонды җитәкчесе Фидаил Шиһапов оештырды.🙏


Райондашларыбыз Казан Кремле территориясендә булды, «Кол-Шәриф» мәчетендә күмәк намаз укыды. Кәрим Тинчурин исемендәге театрда «Син бит минем бергенәм» спектаклен карады. Театр кафесында тәмләп төшке аш белән тукландылар. Сәяхәт һәркемдә искиткеч уңай тәэсирләр калдырды.


Экскурсиядә барлыгы 40 кеше катнашты. Катнашучылар Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанась­евка чараны оештыруда һәм автобус бирүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәтен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев