Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә Батырлык ордены тапшырылды

Яшел Үзән музыкаль театрында Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт узды.

Россия Федерациясе Президенты Указы буенча Батырлык ордены белән майор Илшат Нургасыйм улы Баһаветдинов, рядовойлар Рәзил Равил улы Закиров һәм Максим Сергеевич Никитин бүләкләнде.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьевтан бүләкне сугышчыларның туганнары кабул итте.

Илшат Баһаветдиновның гаиләсе: әнисе Гөлфирә Гарәф кызы, хатыны Эльвина, улы Кәрим.

Рәзил Закиров гаиләсе: әнисе Сәлимә Нургали кызы һәм кызы Ләйсән.

Максим Никитинның гаиләсе: әти-әнисе Наталья Павловна, Сергей Александрович, хатыны Наталья, улы Макар, кызы Варвара, сеңлесе Светлана.

Геройларыбызның даны мәңгелек!

ЗМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев