Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәхәббәт һәм бәхет тау артында түгел, ул – безнең үзебездә

Хөрмәтле редакция, менә күрше абый белән сөйләшеп утырдык та, тукта әле, минәйтәм, бу бит бик күпләргә тормыш тәҗрибәсе булырлык, дип, сезгә шалтыратып сөйләргә булдым. Шуларны таслап язып, газета укучыларга җиткерсәгез, бик яхшы булыр иде.

...Без Нәгыймә апаң белән кырык ике ел гомер итәбез. Шәһәр паркында танц­площадкада, 1978 елның шушындый матур май аенда таныштык. Мин яңа гына армиядән кайткан егерме яшьлек егет, ул – медицина училищесын тәмамлаган гына, эшкә билгеләүләрен көтә. Ярты елдан өйләнештек һәм шуннан бирле гел бергә. Бер кыз, бер ул үстердек, биш оныгыбыз бар. Без бүгенге көндә бәхетле әби белән бабай.

Әйе, без хәзер, менә монда, шәһәрдән ерак түгел авылда үз йортыбыз белән шау-шудан читтә, тынычта үзебезне чынлап та бәхетле тоеп яшибез. Әмма мондый картлыкка лаек булу өчен күпне кичерер­гә кирәк.
1980 елда игезәкләребез – Рива белән Равилә туды. Бу безнең өчен зур бәхет булды. Әмма гаилә тормышындагы беренче авырлыклар иде. Яшәргә урыныбыз да юк. Мин авыл егете, завод биргән общагада карават-урыным гына бар, Нәгыймәдә дә шундый ук хәл. Ул бер ялгыз хатында бүлмә арендалап тора иде, тегесе балалар белән кертүгә каршы килде. Карт кыз балалар тавышын яратмый икән. Минем бүлмәдәш шәһәр кызына өйләнде дә, аларда яши башлады, ә урыны прописка өчен генә кирәк иде һәм хатыным белән балаларны бүлмәбезгә алып кайтырга рөхсәт итте.

Тик комендантка бу ошамады: «Незаконно проживающие, покиньте помещение», – дип бәйләнде. Мин заводның, Нәгыймә больница җитәкчеләренең бусагаларын таптый башладык. Ниһаять, бүлмә бирделәр. Үзебезне кеше итеп тойдык. Әмма салкын һәм дымлы общагада балалар бик авырый башлады. Хатын белән аларны авылга кайтарып куюдан башка чара калмады. Вакыт бара, балалар үсә төште. Ике катлы агач йорттан ике бүлмәле фатир бирделәр. Анысында җил үтәли йөри, кайнар су юк иде, иске йорт бит. Балалар шунда үсте, институт тәмамлап, үз гаиләләрен булдырдылар. 2002 елда, ниһаять, яңа йорттан ванналы, кайнар сулы фатир бирделәр, чөнки искесен сүттеләр. Сөйләү буенча тормыш бер көенә, әйбәт кенә барган кебек, бик төче килеп чыкты. Ә бит бик әче чаклары да булды. Гаиләбезне көчкә саклап калган вакытлар бар иде.
Эшсез калып, хатыным күз алдында эчкече хайван рәвешенә кергәннәремне искә алсам, үземә начар булып китә. Әлбәттә, гаиләбез белән диңгез буена ял итәргә, яки отпускка авылга кайткан бәхетле көннәр дә истә. Эш урыннарыбызда үзебезнең казанышлар, балаларыбызның мәктәптә уңышлары, чыгарылыш кичәләре, аттес­тат, дип­лом алулары, күңелле итеп туйлар уздыру, татлыдан-татлы оныкларыбыз туу... Барысы да булды. Тормышның төрле чагы бар: авыр һәм өмет югалткан, шатлыклы һәм бәхетле мизгелләр чиратлашып бара.

Хәзер еллар узгач, уйланып йөрим: әгәр дә янымда Нәгыймәм булмаса, кырыс туксанынчы елларда ничек түзәр идем, сынган булыр идем, мөгаен. Ә без аякта калдык, үзебезне дә, гаиләбезне дә саклый алдык. Мәхәббәт саклады. Мин еш кына арабыздан вакытсыз киткән танышларны, дусларны искә алам һәм үз-үземә, аларның янында минем Нәгыймәм кебек хатын-кыз булмады, югалмаган булырлар иде, дим. Яшьрәк чакта бу хакыйкатьне аңламаганмын, бәлки аңлыйсым килмәгәндер, үзем молодец, дип уйлыйсым килгәндер. Әмма хәзер хатынымны тирән хөрмәт белән яратам һәм гел рәхмәт әйтәм. Аллаһ Тәгалә озын гомерен бирсен!
Хәзер яшьләрнең бөтенләй башка төрле тормыш. Мөмкинлекләр дә күп, әмма кыенлыклар да әз түгел. Еш кына танышлардан, әле туй кредитын да түләп бетермәс борын, балаларының аерылышулары турында ишетәм. Гаилә мәшәкатьләренә, кыенлыкларга түзә алмыйлар. Яшьләргә шуны әйтәсем килә: бер-берегезгә тотыныгыз, бер минутлык бәхеткә ышанмагыз, авырлыклардан курыкмагыз – аларны бер уйда булганда җиңеп һәм бер-береңә терәк булсаң, түзеп була. Бәхетне читтән эзләргә кирәкми, ул тау артында түгел, ә безнең үзебездә…

Мөнир абыйның менә шушы зирәк киңәшен җиткергәнче, тормышы турында да сөйлисем килде. Ул вакытларда кешеләр дә безгә караганда чыдамрак, киң күңеллерәк шул. Хәзер без авыз салындырып, үпкәләшергә генә торабыз. Ә бездән дә яшьрәкләр инде бөтенләй «сыек». Менә алар колагына җиткерәсем килде күрше абый тормышын.

Сәлам белән, Җәвидә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев