Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Матурлык салоны

Бүген тырнакларны гель-лак белән буяу студентлардан алып, пенсионерларга кадәр модада.

Сүз дә юк, һәркемнең гүзәл буласы килә. Аннан бер буяп куясың да, ай буе берни турында уйламый, матур булып йөрисең. Шулай да тырнакларга да ял кирәклеген онытмыйк, чөнки аларның да сулыйсы килә.

  •  Тырнакларыгызны еш буйый торган булсагыз, бераз ял иттерегез.
  •  Өй җыештырганда кулыгызга перчатка киегез.
  •  Көндәлек рационыгызда цинк, тимер, кальцийга бай ризыклар булсын.
  •  Диңгез тозыннан ясалган суда 15-20 минут кулларыгызны тотып, крем сөртеп куйсагыз да файдасы булачак. Тырнак төпләренә зәйтүн яисә кокос мае сыласагыз да шәп булыр.
  •  Бер лимон согын ярты аш кашыгы аш серкәсе белән болгатып, тырнакларны берничә минут тыгып торсагыз, агарып китәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев