Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Матур булыгыз

Тормышта кайсын сайларга соң: тышкы матурлыкнымы, әллә эчкесенме? Гадәттә, кешеләр арасында, матурлык кешеләрнең күзләренә яшеренгән, дигән фикерне ишетергә туры килә. Берәүләргә матур булып күренгән нәрсә, икенчеләргә матур түгел, хәтта гарип булып тоелырга мөмкин.

Кешенең тышкы матурлыгына караганда, аның табигый эчке халәте нинди булуы мөһимрәк. Тыныч холыклы, үз-үзенә ышанган, эчке җан тынычлыгы булган кешенең эчке халәтендәге мәрхәмәтлелеге аның матурлыгын тәшкил итә. Матур йөзлеләр тышкы яктан караганда кыяфәте камил булганнар үз-үзен яратучы, һавалы, тирә-юньдәгеләргә үзләренең өстен булуларын күрсәтергә тырышалар. Мондый ясалма матурлык озакка бармый, кешеләр картая һәм тышкы матурлык та югала бара... Вакыт безне физик яктан да, эчке яктан да үзгәртә, тышкы матурлык үзгәрешсез калмый. Шул ук вакытта кешенең эчке матурлыгы озак вакытлар үзгәрешсез кала бирә. Тышкы матурлык кына көчле йогынты ясый алмый. Кайберәүләр үзенең тышкы кыяфәтен үзгәртәләр һәм башкаларны үзләренә күбрәк җәлеп итәргә тырышалар, әмма аның матурлыгы ясалма булуы беленгәннән соң да, ул кешегә мөнәсәбәт тә үзгәрә. Шуңа күрә эчке һәм тышкы матурлыгы булган кешеләргә омтылу көчәя, күбесе шундыйларны ярата башлый.
Кешенең эчке матурлыгы табигыйлыктан һәм талымсызлыктан килә. Ул үзе идеаль булмаса да, андый кешенең башкалар белән сөйләшүе, елмаюы искиткеч уңай тәэсир итә. Аңа карап, аның эчке матурлыгын тоеп, тышкы күренешенә артык игътибар да бирмисең. Эчке матурлыклы кешене күргәч, чибәр йөзлеләр, ничектер, күләгәдә кала, чөнки аларның эче буш икәнен тоясың. Шулай итеп, кешенең эчке матурлыгы аның тышкы матурлыгыннан мөһимрәк, ул аны гомере буена саклый.
Бу хакта уйланганда язучы Әмирхан Еникинең «Матурлык» исемле хикәясе искә төшә. Чәчәк авыруыннан соң йөзе гарипләнгән ананың үз баласы белән мөнәсәбәтен укыгач, ничектер, башта гаҗәпләнеп каласың. Улы үз әнисен башкаларга күрсәтергә оялмый, аны дөньядагы иң матур ана кебек хис итә. Ананың баласына җылы мөнәсәбәте, аның эчке матурлыгы, самимилеге килгән кунакларга да тәэсир итми калмый. Аның әнисе матур, дип бөтен дөньяга кычкырасы килә, дип тәмамлый хикәясен автор. Бу әсәр эчке матурлыкка бик күркәм мисал булып тора.

Тышкы кыяфәт ни хәлдә соң?
Тикшеренүләрдән күренгәнчә, эшкә алучы белән әңгәмә корганда, тышкы күренеше башкаларны җәлеп итүчеләргә өстенлек бирәләр. Мәктәп укучыларының фикере буенча, матур киенеп йөргән укытучыларның белеме гади генә киенүчеләрдән артыграк, дип саныйлар. Кечкенә балалар да тышкы яктан матур кешегә күбрәк игътибар бирә...
Хәзерге чорда җәмгыятьтәге кешеләрнең күпчелеге тышкы матурлыкка күбрәк игътибар бирә. Кайберәүләр зур акчаларын китап алуга, музей яки спектакльгә бару өчен түгел, төрле пластик операция­ләр ясатырга сарыф итә. Гаять симез кешенең эчке рухи байлыгы бик зур булса да, аның кыяфәте күпләрне «читкә этәрә». Хатын-кызлар матурлыкка аеруча таләпчән, үзенең тәненә тиешле игътибар бирмәүчеләрне үз-үзен хөрмәт итмәүче, диебрәк карыйлар. Идеаль матурлыкка гасырлар буе омтылганнар, һәрчак зур көндәшлек булган, әмма барысына да биологик сәбәпләр бар.
Әйе, тышкы матурлык – Аллаһтан бирелгән зур бүләк, әмма аның матурлыгы алдагы көндә яшәешен үзгәртә аламы-юкмы, вакыт күрсәтер... Чынлыкта исә, матурлык – бербөтен гармония, әхлакый һәм хисси ләззәт чыганагы. Кешенең эчке матурлыгы тыштан да күренә һәм аны тышкы яктан да матурлый. Иң мөһиме – җанның һәм тәннең гармониядә булуы, тышкы матурлыкның эчке матурлык белән тулылануында. Әгәр шуны эшли алсагыз, бәхетегезгә юл ачылачак...

Нияз Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев