Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Матур булсын, гөрләп торсын безнең бакчабыз

Бу дөньяга һәрбер кеше ниндидер бер сәләт белән туа. Берәүләр матур итеп җырлый, икенчеләре очып-очып бии, өченчеләре шигырьләр, көйләр иҗат итә. Ә кемдер алтын куллы: тегә, чигә, бәйли.

Минем әнием – Гүзәл Фәрит кызы оста итеп рәсем ясый, кул эшләрен менә дигән итеп башкара. Ул озак еллардан бирле Яшел Үзән шәһәренең 2нче номерлы «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияче. Эшен бик ярата. Балаларны үзенекедәй якын күрә. Бакчаның рәссамы, бизәүчесе дә дияр идем мин аны. Чөнки бер генә бәйрәм дә аның кул эшләреннән башка узмый. Әниемнең иң яраткан шөгыльләренең берсе – курчаклар тегү. Курчакларның ниндиләре генә юк аңарда! Төрле милләтләрне чагылдырып тегелгәннәре аеруча матур. Ул үзенең шәхси күргәзмәсен булдырды. «Масленица» бәйрәменә ясаган курчак лары һәр елны шәһәребез кунакларын сәламли. Алар бик күркәм булып һәркемне каршы ала.


Мин үзем дә шушы бакчада тәрбияче булы эшлим. Кечерәк чагымда, әле рәсем ясаган, әле пластилиннан нидер әвәләгән, әле курчаклар теккән, әле ачык чарага әзерләнгән әниемә карап, кызыгып утыра идем. Кирәк вакытта ярдәм дә итә идем. Ә хәзер үзем дә бу эшләрне бик теләп, яратып башкарам. Без, гомумән, бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлибез. Минем тормыш иптәшем дә алтын куллы, медик булуына карамастан, безгә булышырга һәрвакыт җаен да, вакытын да таба. Балалар мәйданчыгына искиткеч матур кибет, балалар театр куеп уйнасыннар дип, ширма ясап бирде. Бакчабызда күңелле булсын, балалар сөенеп йөрсен, әти-әниләр дә канәгать булсын, дип тырышабыз. Җитәкчебез дә нәкъ шуны тели. Иң мөһиме, сау-сәламәт булыйк!

 

Эльза Хисамова,
«Миләшкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев