Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Маткапитал бирүдә үзгәрешләр

“Балалары булган гаиләләргә өстәмә дәүләт яклавы чаралары турында” Федераль законга үзгәрешләр кертелгән.

Элек маткапитал алу өчен сертификат  бирергә бер айдан артык вакыт узса, хәзер бу срокны унбиш көнгә кадәр кыскартканнар.

Шулай ук запросларны карау срогы да ике атнадан биш көнгә генә калдырылган. Аны ПФРның территориаль органнары  өстәмә мәгълүматлар алу өчен вәкаләтле ведомстволарга җибәрә. Әгәр дә  соралган мәгълүматлар күрсәтелгән срокта  килеп җитмәсә, ул вакытта маткапитал бирү турында  карарлар чыгару туктатыла. Шул ук вакытта аны маткапитал сорап мөрәҗәгать иткән датадан бер ай соңга калмыйча чыгарырга тиешләр.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X